Татарстан Республикасы Милли музеенда әниләр көне уңаеннан “Аналарга гимн җырлыйм” дигән чара үткәрелә

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2013 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда әниләр көне уңаеннан “Аналарга гимн җырлыйм” дигән чара үткәрелә.

Идел буеның иң эре музее – Милли музей тупланмалары – хатын-кызлар эшләнлеген төрле яктан яктырта.  Элек-электән әниләр гаилә учагын саклаучылар һәм кайгыртучан хуҗабикәләр генә түгел, ә үз халкының гореф гадәтләрен саклаучы осталар да булганнар.

Россиядә ноябрьнең сонгы якшәмбесендә әниләр көне уздырыла. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга мәхәббәт,  күңел җылылыгын бирүче барлык әниләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

ТР Милли музее һәр ел саен әниләр һәм балалар өчен махсус чаралар уздыра. 28 нче ноябрьдә музей бәйрәмгә Казан шәһәренең күп балалы гаиләләрен чакыра. Сәгать 14.00 дә 16.00 гә кадәр музей кунаклары әниләр һәм балачак тарихыннан кызыклы фактлар белән таныша алачаклар. “Җанлы экспозиция” геройлары музей кунакларын озатып барачаклар.Әти-әниләр  балалары белән берлектә төрле бәйгеләрдә катнашып, табышмакларга җавап эзлиячәкләр. Ә сәяхәтнең ахырында җиңүчеләргә Бөек патшабикә  Екатерина II шәхсән үзенең истәлекле бүләген тапшырачак.

Сәгать 16.00 дән 18.00 гә кадәр әниләр сабыйлары белән остаханәләрдә үз куллары  белән уенчыклар ясап, вакытларын файдалы итеп үткәрә алачаклар.

Мәгълүмат өчен: Редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге:292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International