Балык Бистәсе районында Сәнгать советы «Халык үзешчән коллективы» исемен раслау өчен иҗат коллективлары чыгышын карады

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрьдә Балык Бистәсе районында Сәнгать советы «Халык үзешчән коллективы» исемен раслау өчен иҗат коллективлары  чыгышын карады.

Чара Аналар көненә багышлап уздырылды. Сәнгать советы әгъзалары игътибарына «Кама таңнары» җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе Л.Смолина), «Нур» керәшен фольклор ансамбле (җитәкчесе С.Новиков), «Зорянка» балалар вокаль төркеме (җитәкчесе Л.Смолина), «Кама йолдызчыклары» балалар үрнәк хореография коллективы  (җитәкчесе А.Шәвәлиева) чыгышы тәкъдим ителде. Концертта кайбер аерым башкаручылар да катнашты.

Совет әгъзалары һәр коллективның югары дәрәҗәдәге башкару осталыгына ия булуын билгеләп, аларның «Халык үзешчән коллективы» исемен раслауга тәкъдим ителәчәкләре турында белдерделәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International