«La Primavera» Казан камера оркестры студентлар өчен «Назик зәвык университеты» түләүсез циклының икенче концертына чакыра

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

28 ноябрьдә «La Primavera» Казан камера оркестры  студентлар өчен «Назик зәвык университеты» түләүсез циклының икенче концертына  чакыра.

Музыкантлар Вивальди, Крейслер, Дворжак, Сен-Санс, П.И.Чайковский һәм башка композиторлар әсәрләреннән төзелгән «Табигать җыры» дигән программа тәкъдим итәчәкләр. Баш башкаручы буларак концертта яшь музыкантлар катнашачак.

«Назик зәвык университеты» циклы коллективның яңа мәгърифәти проекты булып тора. Аның максаты – яшьләрдә классик музыкага мәхәббәт уяту.   

Концертлар шәһәрнең тавыш яңгырашы ягыннан иң гүзәл залларыннан берсендә – КФУ Тарих музееның актлар залында узачак.   (Кремль урамы, 18).

18 сәгатьтә башлана.

Белешмәләр: 238-15-72

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International