Чистайның музейлар берләшмәсендә балалар өчен «Кузьма утырмасы» дигән интерактив фольклор проекты башланды

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрьдә Чистайның музейлар берләшмәсендә балалар өчен «Кузьма утырмасы» дигән интерактив фольклор проекты башланды.   

«Кузьма утырмасы» – славяннарның кышны каршылау бәйрәме. Ул изгеләр Косма һәм Дамиан хөрмәтенә аталган. Халыкта акчага битараф булганнары өчен «бессребреник» дигән исем алган әлеге изгеләр һөнәрчеләрнең, аеруча тимерчеләр һәм табибларның ярдәмчесе дип саналган. Аларны ботка белән генә тукланулары сәбәпле тагын «кашниклар» дип тә йөрткәннәр. Косма белән Дамиан кешеләрне һәм терлек-туарны, хәтта кыргый җәнлек-җанварларны да  дәвалаганнар.

Музейдагы «Кузьма утырмасында» балалар уеннарда һәм конкурсларда катнашалар, төрле һөнәрчелек нигезләре белән танышалар, җырлар, шигырьләр өйрәнәләр. Славян мәдәниятен өйрәнү үзәгеннән вәкил булып килгән Надежда Кислова борынгы заманнарда Кузьминки бәйрәмен ничегрәк билгеләп үтүләре, аның халыкта нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Осталык дәресендә кечкенә кунаклар юкә кайрысыннан курчак –бөтиләр ясарга өйрәнделәр. Үз куллары белән җитештергән кечкенә курчакларны аларга үзләренә алырга рөхсәт иттеләр.  Аннары барысы да өстәл артына җыелып чәй эчтеләр, күңелле генә әңгәмә кордылар.

Фольклор бәйрәме  «Укытучылар йорты» мемориаль комплексында 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International