Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Аманулланың “Супер-светофор” спектакле премьерасы булачак

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

29 ноябрь көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Аманулланың “Супер-светофор” спектакле премьерасы булачак.

Спектакльнең герое Светофор Айдар һәм Аленаны очрата. Айдар белән Аленаның, кечкенә чакларында этләре югалуы, көчекне эзләгәндә юл кагыйдәләрен бозулары ачыклана. Световор, үзенең тылсымлы таягы белән геройларны балачакларына кайтара һәм хаталарын төзәтергә ярдәм итә. Спектакльдә,  артистлар белән бергә, курчаклар да уйный. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев сүзләре буенча, мондый алым куллану нәни тамашачыларга юл кагыйдәләрен әйбәтрәк өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Яңа сезонда кариевлылар берничә премьера әзерли. “Ләйлә-Мәҗнүн” (Разил Вәлиев) һәм “Әйт әле, күбәләк” (Туфан Миңнуллин) пьесалары Г. Кариев театрының махсус заказ буенча язылган. Хәзерге вакытта кариевлылар Ркаил Зәйдулла әсәре буенча “Казан ятиме” спектаклен әзерли.

25 еллык иҗади тарихы булган Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, тамашачыларга төрле жанрдагы  дистәләгән спектакль бүләк итте. Баш режиссер Ренат Әюпов һәм яшь артистларның талантлы уеннары аша театрны республика һәм Россиядә генә түгел, ә чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр.

Театр турында тулырак мәгълүматны http://karievteatr.ru, сайтында таба аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 555-37-27( Лилия)

 Хөрмәтле журналистлар! Сезне, 28 ноябрь көнне, сәгать 13.00дә, Г. Кариев театрында (Гладилова, 49) премьера уңаеннан матбугат конференциясендә көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефоннар: Контактная информация: 555-37-27, 8-9003-22-20-47(Лилия).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International