Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында “Казан ятиме” спектаклен сәхнәгә кую буенча әзерлек эшләре дәвам итә

2013 елның 22 ноябре, җомга

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында Ркаил Зәйдулланың “Казан ятиме” пьесасын сәхнәгә кую буенча әзерлек эшләре дәвам итә. Спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов. Баш рольләрдә, Гатауллин Эльдар, Гибадуллин Илфат. Артистлар инде биюләр өйрәнә башлады. Кариевлыларга биюләрне Алтай өлкәсеннән үк килгән хореограф Флюра Янышева өйрәтәчәк.

Кариев исемендәге театр белән Флюра Янышева арасында моңа кадәр дә иҗади дуслык бар иде.  “Сержант” ( Искәндәр Сираҗи), “Алхимик” (П. Коэльо), “Сак-Сок”(Рабит Батулла), “Йосыф-Зөләйха” (Кол Гали), “Зәйтүнәкәй” (Рабит Батулла), “Галиябану” (Мирхәйдәр Фәйзи), “Печән базары” (Ренат Әюпов, Г. Тукай әсәрләре буенча) спектакльләрдә биюләрне Флюра Янышева куйган иде.

 “Казан ятиме” спектаклендә балалар арасында кансызлык нинди була һәм ул нинди сәбәпләр аркасында барлыкка килә дигән сорауларга җавап эзләнә.  Илебездәге балалар йортлары, ул балалар йортларында гомер итүче ятимнәрнең тормышы, аларның киләчәге турында уйланулар һәм бу проблеманы чишү юллары кебек социаль мәсьәләләр күтәрелә. Тамаша фантасмагория жанрында куелачак.

Бу спектакль Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә сәхнәләштерелә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International