21 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында «Казан халыкара мөселман кинофестивале кайтавазы» проекты башланды.
Бер атна дәвамында IX Казан халыкара мөселман кинофестивалендә җиңү яулаган һәм үз статусларын башка фестивальләрдә һәм смотрларда раслаган фильмнар күрсәтеләчәк.
Кино атналыгын «Яңгырда язылган хатлар» картинасы ачты. IX Казан халыкара мөселман кинофестивалендә ул ике бүләккә лаек булган иде: «Тулы метражлы уен фильмына иң яхшы сценарий өчен» һәм «Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы хатын-кыз роле өчен». Казан кинофестиваленнән соң әлеге фильм Кытайдагы «Йөзләгән төс» халыкара кинофестивалендә җиңеп чыгып, иң яхшы чит ил фильмы өчен «Алтын әтәч» бүләген алды.
«Боҗралар» фильмы Казан кинофорумында «Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы өчен» призын алган иде, хәзер ул Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашкан «Дала кешесе» фильмы белән «Оскар» кино премиясе номинантлары исемлегенә кертелгән. Фильмнарның икесе дә шулай ук атналык барышында күрсәтеләчәк.
Тамашачылар шулай ук «Җан», «Баобаб кебек биек» фильмнарын да карый алачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте