21 ноябрьдә «Идел йорт» төбәкара фестивален Лениногорск район Мәдәният йортының халык театры «Кызлар капкыны» спектакле (Данил Салихов) дәвам итте. Спектакльнең режиссеры – Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Сафиуллина.
Спектакль тәмамлангач, артистларны Казан шәһәренең Лениногорск якташлыгы вәкилләре тәбрикләде.
Жюри артистларның югары һөнәри осталык белән уйнауларын билгеләп үтте, алга таба да аларга зур уңышлар теләде. Тамашачылар да артистларның уенын бик ошатты, озаклап кул чапты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте