«Юбилей вернисажы» концерты белән София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге үзенең «Брависсимо» классик һәм заманча музыка абонементының өченче сезонын ача

2013 елның 22 ноябре, җомга

24 ноябрьдә 15 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда  София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге «Яңа  музыка» камера оркестрының 10 еллыгына багышланган «Юбилей вернисажы» концерты узачак.  Оркестр Халыкара конкурсның төп бүләгенә лаек булган иде. Аның сәнгать җитәкчесе һәм  дирижеры  Татарстан Республикасының Атказанган артисты  Анна Гөлишәмбәрова.

Концертта республикабыз сәнгать осталары белән беррәттән, Россиянең башка төбәкләреннән килгән мәшһүр сәхнә йолдызлары да катнашачак.

Мәгълүмат өчен: 230-40-68

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International