«La Primavera» оркестры күзләре күрмәүче балаларны ачык репетициягә чакыра

2013 елның 22 ноябре, җомга

27 ноябрьдә «La Primavera»  Казан камера оркестры гадәти булмаган мәгърифәти  чара уздыра. Коллективның репетициясенә күзләре күрмәүче балаларны авторлык методикасы нигезендә гитарада һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәтүче мәшһүр бард, композитор һәм музыка уен кораллары җыючы Дмитрий Бикчәнтәевнең берничә укучысы киләчәк. Музыкант өчен бу хәйрия эшчәнлеге булып тора. Балалар өчен уен коралларын аның төрле илләрдә яшәүче дуслары сатып ала. Бикчәнтәев  сукыр балалардан «НеЗаМи» ансамбле оештырды, ул төрле шәһәрләрдә чыгыш ясый.

Хөрмәтле журналистлар! Әлеге чарага рәхим итегез. Ул  Островский урамындагы 25нче йортта, Казан шәһәр филармониясенең өченче катындагы бүлмәдә узачак. 13 сәгатьтә башлана. 8-987-289-52-98, 8-905-314-13-06

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International