«Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 10.2 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде

2013 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Рәзил Вәлиев тарафыннан тәкъдим ителгән «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 10.2  маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Әлеге ике закон проектының беренчесе федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә эшләнде. Моннан соң «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә республиканың дәүләт хакимияте органнары федераль милектәге һәм дәүләт циркларына хуҗалык алып бару яисә оператив идарә итү хокукында беркетелгән милекне реконструкцияләү чараларын финанслауда катнашу хокукына ия булалар.  

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин депутатларга «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законы проектын тәкъдим итте. Министр Татарстанның республика, федераль һәм дөньякүләм әһәмияткә ия булган матди һәм матди булмаган мәдәни объектларга гаять бай булуын, шуңа да тарихи, археологик, архитектур һәм башка һәйкәлләрне саклап калуны тәэмин итү законнарны камилләштерә баруны таләп итүен билгеләп үтте. Докладчы әлеге документның  археология өлкәсендәге законсыз эшчәнлеккә чик куюга юнәлтелгән булуы турында әйтте.   

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары  Анастасия Исаева  тәкъдиме белән Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International