Иртәгә Казанның 5 нче балалар музыка мәктәбендә балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларының башкару соталыгына «МАЭСТРО» III ачык республика конкурс-фестивале башлана

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә Казанның 5 нче балалар музыка мәктәбендә  балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларының башкару соталыгына «МАЭСТРО»  III ачык  республика конкурс-фестивале  башлана.

Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча республика методик үзәге гамәлгә куйган.

Конкурста Татарстан Республикасы музыка һәм сәнгать балалар мәктәпләре укытучылары катнаша.

Номинацияләр:

- уен коралларында ялгыз  башкару (академик, эстрада-джаз);

- фортепиано ансамбле;

- вокаль ансамбль;

-  ялгыз җырлау (академик, эстрада-джаз).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International