Кичә Әлмәт драма театры бинасында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе оешуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды.
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе 1963 елда төзелә. Ул чорда иҗат берлекләре бүлекчәләре өлкә үзәге яисә автоном республика башкаласында төзелә торган була. Әлмәт бүлекчәсе исә автоном республика шәһәрләреннән берсендә төзелгән бердән-бер оешма булып тора. Мондый тиңдәшсез күренеш кара алтын чыгару төбәгендә көчле әдәби иҗат берләшмәсе эшләве белән бәйле килеп чыга.
Бәйрәмдә күренекле язучылар, сәнгать әһелләре катнашты. Кичә башланыр алдыннан анда катнашучылар Казанда авиация һәлакәте корбаннарын искә алып бер минут тын калдылар.
Берләшмәнең эшчәнлеге, Әлмәт төбәге язучылар иҗаты каләмәдәшләре тарафыннан югары бәяләнде, күп кенә матур сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе кушуы буенча Әлмәт язучылар оешмасына Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән кайбер язучыларга күкрәккә тагыла торган билгеләр һәм грамоталар, ә республиканың Язучылар берлегеннән әлмәтле хезмәттәшләренә машина ачкычы тапшырды.
Кичә дәвамында төбәктәге иҗат көчләренә «Татнефть» күрсәткән ярдәм турында еш искә алынды. Әлеге нефть компаниясе «Рухият» фонды эшчәнлеге аша язучыларга зур булышлык күрсәтә: китапларын бастыра, Татарстан Язучылар берлеге белән Саҗидә Сөләйманова исемендәге еллык әдәби премия һәм яшь язучылар өчен стипендияләр гамәлгә куелды.
Кичәдә 4 ел буена әлеге берлекне җитәкләгән шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Равил Фәйзуллинны 70 яшьлек юбилее белән җылы котладылар.