Азнакай муниципаль районында «Халык үзешчән коллективы» исеме бирү һәм аны раслау буенча сәнгать советы иҗат коллективлары чыгышын карады.
Сәнгать советы әгъзаларына Азнакай район-шәһәр мәдәният йортының халыкны 30 елдан артык иҗаты белән сөендерүче тынлы уен кораллары оркестры, ветераннарның «Хатирә» халык ансамбле, Тымытык авылы мәдәният йортының халык вокаль-инструменталь ансамбле һәм башкалар үзләренең чыгышларын тәкъдим итте. Совет әгъзалары һәр коллективның югары дәрәҗәдәге башкару осталыгына ия булуын билгеләп, аларның «Халык үзешчән коллективы» исемен раслауга тәкъдим ителәчәкләре турында белдерделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте