Филармония музыкаль-әдәби лекторие солисты Ригина Валиева Мукан Тулебаевның казах фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән «Биржан һәм Сара» операсында баш рольне башкару өчен игълан ителгән конкурста җиңеп чыкты. Операны сәхнәгә куюны ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы гамәлгә ашырды.
Операның премьерасы 18 ноябрьдә Төркиянең Самсун шәһәрендә булды. Ул төрек телендә куелганлыктан, Ригинага аз вакыт эчендә төрек телен өйрәнергә туры килде.
Төрле илләрдән биш кандидат арасыннан Сара роленә нәкъ менә Ригинаны сайлап алдылар. Җырчының һөнәри осталык дәрәҗәсе югары, тавышы моңлы һәм матур булу, шулай ук хезмәт сөючәнлеге һәм тыйнаклыгы тиешенчә бәяләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте