20 ноябрьдә бөтен дөньяда Лев Николаевич Толстойның үлүенә 103 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Бөек рус язучысы, фәлсәфәче, остаз дөньядан киткәнгә бер гасырдан артык вакыт үткән. Аның үлемсез иҗаты кешелек тарихында мәңгелеккә үзенең урынын алды. Республика музейлары хезмәткәрләре Толстой скверындагы язучы һәйкәленә чәчәкләр китерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте