16 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Казанда «Һөнәр» V халыкара яшь татар режиссурасы фестивале узачак

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

16 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Казанда «Һөнәр» V халыкара  яшь  татар режиссурасы фестивале узачак. Быел ул киңрәк шәкелдә булачак, исеме дә – «Һөнәр+».

Фестивальнең традицион шәкеле – яшь режиссерлар спектакльләрен күрсәтү – быел Олег Лоевский җитәкчелегендәге режиссерлык лабораториясен уздыру белән баетылачак.  Фестивальдә  Чаллы, Түбән Кама,  Казан, Уфа, Күкчәтау (Казахстан) шәһәрләреннән яшь режиссерлар катнашачак. «Һөнәр+» афишасында барлыгы  татар һәм рус телләрендә 13 спектакль һәм  5 эскиз күрсәтелгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International