22 ноябрьдә «La Primavera» Казан камера оркестры «Эрмитаж-Казан» үзәгендә чыгыш ясаячак. «Импрессионизмның музыкада чагылышы» концерты коллективның алдарак башланган яңа проектын — «Тарих алиһәсе арбасы. Туган як тарихының музыкаль сәхифәләре» I күчмә музыкаль-музей фестиваленең дәвамы булачак.
Тарихи чорны музыка аша яктырту – фестивальнең төп идеясе шуннан гыйбарәт. Аңа кадәр проект кысаларында оркестр Татарстан Республикасы Милли музеенда, Алабуга, Свияжск музейларында концертлар биргән иде инде.
«Импрессионизмның музыкада чагылышы» концерты турыдан-туры күргәзмә экспозициясендә узачак һәм француз музыка мәдәнияте өчен гаять әһәмиятле шәхесләр исемнәреннән торган тарихи сәхифә тәкъдим итәчәк. «Кармен» операсыннан мәшһүр «Хабанера», Сен-Сансның «Җәнлекләр карнавалы»ннан «Аккош», Клод Дебюссиның «Ай нуры» әсәрләре, Морис Равельның «Бала һәм могҗиза» операсыннан фокстрот һәм башка әсәрләр яңгыраячак.
Концерт 18 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте