Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының Мәскәүдәге концертлары Казандагы авиация һәлакәте корбаннары истәлегенә багышлана

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының Мәскәүдәге концертлары Казандагы авиация һәлакәте корбаннары истәлегенә багышлана.

«МДУ ректоры кунаклар дәшә…» программасы кысаларында Мәскәү югары уку йортлары укучылары һәм укытучылары өчен  концерт 25 декабрьдә 17 сәгатьтә М.В.Ломоносов исемендәге  МДУ бинасында булачак.

28 декабрьдә 11 сәгать 15 минутта оркестр ДЗКЗда һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән хәйрия концерты бирәчәк.  

28 декабрьдәге Сойонг Йон катнашындагы  кичке концерттан җыелган акча авиация һәлакәтендә үлгән кешеләр гаиләләренә ярдәм фондына күчереләчәк.   

 Элемтә өчен: +79377797750, +7(843)236-73-65 http://www.tatarstan-symphony.com/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International