Түбән Кама шәһәрендә «2012-2018 елларда Россия мәдәнияте» Федераль максатчан программасы һәм «2010-2015 елларда Россия балалары» Федераль программасы чараларын гамәлгә ашыру максатында «Талантлар бәйләме» дигән Халыкара фестиваль-конкурс булып узды.
Конкурста җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр йомгаклау гала-концертында чыгыш ясады, алар арасында Кама Аланыннан яшь талантлар да бар иде.
«Эстрада вокалы. Укытучы һәм укучы» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына Кама Аланы балалар музыка мәктәбенең «Триолька» балалар төркеме составындагы вокал ансамбль һәм укытучылар Галины Евстифеева, Татьяна Ефимова лаек булды.
«Инструменталь жанр. Фортепиано ансамбле» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломын мәктәпнең укытучылар квартеты - Гөлсинә Исхакова, Светлана Нәбиуллина, Ирина Фәйзуллина, Венера Умярова яулады.
Конкурста катнашучыларны халыкара дәрәҗәдәге югары квалификацияле жюри, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенең атказанган хезмәткәрләре һәм әйдәүче экспертлары тыңлады, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте