2013 елның 15 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның 35 еллык иҗат эшчәнлегенә багышланган “Рәхмәт сиңа, Җыр...” дип исемләнгән концерт булды.
Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие солистын котларга башкаладан һәм Татарстан районнарыннан Георгий Мифодиевичның искиткеч талантын яратучы һәм бәяләүче күп тамашачылар, хезмәттәшләре, иҗатташлары җыелган иде. Алар башкарылган һәр әсәрдән соң җырчыны чәчәчкләргә һәм бүләкләргә күмделәр. Кичә ахырына рояль чәчәк бәйләмнәре астында калды.
Программаны алып баручы Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров Георгий Ибушев иҗат иткән шигырьләрне укыды, тамашачыларны нәфис сүз белән шатландырды.
Җырга рәхмәт йөзеннән Георгий Ибушев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева, С. Сәйдәшев исемендәге премия лауреаты Зөлфия Зарипова һәм Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие солистлары Айрат Имашев, Игорь Макаров, Игорь Барбаков, Гөлнара Байназарова Татарстанның мәшһүр композиторлары Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев, Тәлгать Шәрипов әсрләрен, татар халык җырларын һәм неаполитан арияләрен башкардылар, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте