Бөгелмә районының иҗат коллективлары «Халык үзешчән коллективы» исемен алу һәм раслату өчен Сәнгать советы алдында чыгыш ясады

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

16 ноябрьдә Бөгелмә районының иҗат коллективлары «Халык үзешчән коллективы» исемен алу һәм раслату өчен Сәнгать советы алдында чыгыш ясады.

Совет әгъзалары үзләре алдында чыгыш ясаган коллективларның башкару осталыгын һәм репертуарларының төрлелеген, сәхнә костюмнарының байлыгын билгеләп үттеләр. Сәнгать җитәкчеләренә коллективка  ирләрне күбрәк тартырга кирәк, дигән теләк белдерелде.  

Бөгелмә һәм Бөгелмә районының әлеге коллективлары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына «Халык үзешчән коллективы» дигән исемнәрен раслауга тәкъдим ителде. 

Татарстан Республикасының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә бүгенге көндә «Халык үзешчән коллективы» дигән исемне йөртүче 460 тан артык коллектив эшли. Өч елга бер мәртәбә мондый коллективлар үз исемнәрен раслау процедурасын узарга тиешләр. Хәзер бу исемгә 2009 елга кадәр лаек булган коллективларны карау бара. Елның беренче яртысында бу мактаулы исем 52 коллективка бирелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International