Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге «Концерт режиссурасы нигезләре» дигән семинар уздырды

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Мәдәни-ял итү үзәкләре сәнгать җитәкчеләренә, директорларына, режиссерлар, сәхнәгә куючыларга методик ярдәм күрсәтү максатларында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге 16 ноябрьдә Казан шәһәрендә   «Концерт  режиссурасы нигезләре»  дигән семинар уздырды.

Әлеге чарада концертлар режиссурасы, режиссерлык алымнары, концерт-тамаша чараларын классификацияләү, режиссерларның концерт алып баручылар белән эшләү үзенчәлекләре, концерт куюда заманча технологияләр мәсьәләләре каралды.

Белгечләр кызыклы нотыклар белән чыкты. Семинарда Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан яңа технологияләр буенча презентацияләр, практик дәресләр уздырылды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International