18-21 ноябрьдә в Марий Эл Республикасында«Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә законнар куллану практикасы» дип аталган киңәшмә уза. Аны Россия Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе, Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы, Марий Эл Республикасының «Шереметев бакчасы» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.
Киңәшмә эшендә Идел буе федераль округының 12 субъектыннан дәүләт органнарының мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләр, шул исәптән ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәмТР Мәдәният министрлыгының мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы һәм контроль бүлеге әйдәүче киңәшчесе Александр Нуриев катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте