«Иске шәһәр – төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2013» дигән чара кысаларында 18-23 ноябрьдә Иске шәһәрдә һәм Анкарада «Төрки дәүләтләрнең яшь талантлары фестивале» уза.
Төрки дөньяның яшь талантлары фестиваленә яшь артистлар, фоторәссамнар һәм халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары җыелды. Һәр ил үз талантлары иҗаты аша тарихи, географик һәм мәдәни йогынтылар нәтиҗәсендә шәкелләшкән мәдәниятен һәм сәнгатен танытачак, – диләр фестивальне оештыручылар.
Фестивальдә Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия Республикасы, Төньяк Кипр, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кырым һәм Татарстан Республикасының яшь талантлары катнаша. Татарстаннан анда җырчы Рузилә Габдуллина, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының «Сәйдәш» халык бию ансамбле, фетр, киез һәм күннән сәнгать эшләнмәләре җитештерүче Динар Галиуллин катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте