Калининградта РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәният буенча координация советының «Территориянең үсеш стратегиясе буларак мәдәният: төрләре һәм перспективалар» исемле XVIII утырышы Казанда авиация һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алып бер минут тынлык белән башланып китте…
«Әлеге утырыш юкка гына Калининград өлкәсендә – бай мәдәни, тарихи, архитектура мирасы һәм мөһим икътисадый потенциалы булган өлкәдә узмый, –дип билгеләп үтте министр Владимир Мединский. – Калининград өлкәсетышкы һәм эчке туризмны үстерү буенча перспективалы өлкәләрнең берсе булып санала. Биредә гаять үзенчәлекле мәдәният учреждениеләре – Дөнья океаны музее, Гәрәбә музее, Калининград сәнгать галереясе бар».
Координация советының пленар утырышында катнашучы башкарма хакимият органы җитәкчеләре төбәкнең туристлык өлкәсе үсешендә мәдәни һәм табигый үзенчәлекләрне бергә кулланумәсьәләләре турында фикер алышты. Утырышта Калининград өлкәсе губернаторыНиколай Цуканов, Калининградөлкә думасы рәисе Марина Оргеева,Камчатка өлкәсе мәдәният министры Светлана Айгистова, Адыгей Республикасымәдәният министры Мөхәммәт Кулов, Дагыстан Республикасы мәдәният министры Зәримә Бутаева, Калмык Республикасы мәдәният министры Амуланга Учурова, Краснодар өлкәсе мәдәният министры Галина Солянина, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФнең 70 субъектыннан башкарма хакимият органы вәкилләре катнашты. Утырышны Россия Федерациясе мәдәният министры, Координация советы рәисе Владимир Мединский алып барды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте