Казанда «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» дигән I Милләтара яшьләр форумы тәмамланды

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Кичә Казанда«Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» дигән I Милләтара яшьләр форумы үз эшен тәмамлады. Форумны Татарстан Халыклары ассамблеясе, ТР Халыклар дуслыгы йорты, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән Яшьләр иҗтимагый палатасы оештырды. Проектны Республика халыклары Яшьләр ассамблеясе гамәлгә ашыра.

Форум өч көн дәвамында эшләде. Казан янында булган фаҗига форум эшенә төзәтмәләр кертте.

Казанда 140 яшь делегат –Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре белән шөгыльләнүче яшьләр иҗтимагый оешмалары, мәдәни диаспоралар, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре очрашты.

Республика форумы кунаклары –Германиянең «Коракс» (Галле шәһәре) радиостанциясендә төрле халыклар һәм милләтләр мәдәниятенә багышланган программалар циклы әзерләүче журналистларда Казанда узучы әлеге чара зур кызыксыну уяткан.

Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе, Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев, РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Форумда катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына экскурсия вакытында Парламент үзәге, музей экспозициясе белән танышты, китапханәсендә булды. Шулай ук бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр  куйды.

«Идел» яшьләр үзәгендә форумда катнашучы яшьләр флеш-моблар оештырды, фикер алышуларда катнашты.

Кичен, авиация һәлакәте турында билгеле булганнан соң, форумда катнашучылар секцияләр буенча эшен туктатып, актлар залында җыелды һәм әлеге фаҗигадә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

Татарстан халыклары йортында булачак гала-концертны үткәрмәскә булдылар. Кыскача гына уздырылган йомгаклар утырышында делегатлар форумның резолюциясен кабул итте һәм киләчәккә планнар билгеләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International