В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрының Сургут шәһәрендәге гастрольләре бер минут тынлык белән башланып китте. Сургут филармониясенең Зур концерт залы тулы тамашачылар 17 ноябрь көнне Казан аэропортында булган һәлакәттә һәлак булучыларны искә алды.
Гастрольләр, традиция буенча, Пушкинның «Пиковая дама» спектакле белән башланып китте. Тамашачылар Казан артистларын аягүрә басып алкышлады.
Качалов театрының Сургуттагы гастрольләре 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә. «Скрипач на крыше», «Роковые яйца» спектакльләрен һәм «Иван-дурак и черти» әкиятен күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте