28 июньдә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Чепья авылында «Гырон быдтон» Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узачак.
Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы һәм башка төбәкләрдән килгән һәвәскәр коллективлар катнашында концерт, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләрен күргәзмә-сату, мастер-класслар, Традицион удмурт кухнясы ризыкларын тәкъдир итү көтә.
Бәйрәм кысаларында шулай ук декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмә-сату да узачак.
Республика бәйрәмнәре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче төп халыкларның традицион милли мәдәниятен популярлаштыру һәм саклау максатларында уза.
Бәйрәм «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче удмурт халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында уза.