#МУЗЫКАВМЕСТЕ Бөтенроссия музыкаль проекты яңа серияне башлап җибәрде: "#ПЕСНИВЕЛИКОЙСТРАНЫ. Мәхәббәт белән Идел буеннан!". Ул Президент фонды ярдәмендә уза.
Проект Идел буе федераль округының 14 төбәген колачлый, анда проект командасы, төбәкнең мәдәни, табигый һәм этнографик истәлекле урыннары фонында ачык һавада тере башкару форматында җыеп, 7 уникаль музыкаль композиция яздырырга һәм төшерергә планлаштыра.
#МУЗЫКАВМЕСТЕ — мультиинструменталист һәм продюсер Тимур Ведерников төзегән мәдәни-социаль проект. Проект нигезендә тере музыкаль хезмәттәшлек идеясе ята.