Тәтеш районында Сугыш һәм хезмәт ветераннары хорының «Халык үзешчән коллективы» исемен раслауга багышланган чара узды.
Хор Сәнгать советы әгъзаларына 10 җыр тәкъдим итте. Совет әгъзалары хорның башкару осталыгын, җырларның ватанпәрвәрлек рухында булуын билгеләп киттеләр. Быел хорга 30 ел тула.
Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычевның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Сәнгать советы әгъзалары белән очрашуы вакытында Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсенең актуаль мәсьәләләре, республика халыклары иҗатын һәм матди булмаган мирасын саклап калу һәм үстерү турында фикер алышу булды. Тәтеш районындагы халык иҗаты үсешендә уңай яклар билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте