15 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Марс Шабаевны искә алу кичәсе булачак

2013 елның 15 ноябре, җомга

15 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә шагыйрь, язучы, тәрҗемәче, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марс Шабаевның (1933-2008) иҗат кичәсе булачак.

Кичәдә әдипнең шигырьләре, язучы турында каләмдәшләренең фикере яңгыраячак. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров, Татарстанның Халык язучысы Марсель Галиев, нәфис сүз осталары Әлфинур Хисами белән Инсаф Абдулла, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, композитор Мәсгут Имашев чыгыш ясар дип көтелә. Әдипнең тормыш иптәше Роза ханым да мәҗлеснең кунагы булыр. Алып баручылар Болгар” радиосы ди-джейлары Илфар Кәримов белән Гөлназ Җиһангирова.

Тамашачыларны һәм журналистларны көтеп калабыз.

Элемтә өчен телефон: +7 843 236-21-33 Рифат Сәлах

Адрес: Казан, Мөштәри урамы, 14 йорт.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International