Казанда бөтен дөньяда мәшһүр пианист Михаил Лидский чыгыш ясый

2013 елның 15 ноябре, җомга

Күренекле музыкант Казанның «La Primavera» камера  оркестры белән бергәләп  «Бер гасыр аша әңгәмә. И.С. Бах – Й. Брамс» дигән программа тәкъдим итә. Концерт 20 ноябрьдә ДЗКЗ сәхнәсендә узачак.

Михаил Лидский Казанга сирәк килә. Башкалабызда ул 2009 елда «Пирамида»да «La Primavera» фестивале кысаларында яңа «Yamaha» рояле белән тамашачыны таныштыру чарасында  чыгыш ясаган иде.

20 ноябрьдәге концертта пианист И. С. Бах һәм   Й. Брамс  әсәрләрен башкарачак.

Башлана – 18.30.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International