Айнур Әскәровның «Ачы бал» фильмы «Россия» каналында күрсәтелде

2013 елның 15 ноябре, җомга

15 ноябрьдә «Россия» каналының «Мөселманнар»  программасында режиссер Айнур Әскәровның  «Ачы бал» фильмы күрсәтелде.   

Фильм IX Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына кертелгән иде, ул нәкъ менә шунда «Россия телеканалы»ның цикллы һәм тематик программалар хезмәте шеф-редакторы Василий Антиповның игътибарын җәлеп итә.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International