12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә «Сөембикә» иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналының 100 еллыгына багышланган очрашу узды.
Очрашуда журнал редакциясе хезмәткәрләре, муниципаль китапханәләрдә эшләүчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
«Сөембикә» журналы Казанда 1913 елның октябрендә чыга башлый. 20 гасыр башында татар хатын-кызларына аң-мәгърифәт таратуда әлеге басманың роле гаять зур була. 1926 елда, мәгълүм сәбәпләр аркасында, журнал берникадәр вакытка чыгудан туктый, ә соңрак «Азат хатын» исеме белән яңадан дөнья күрә, халыкка коммунистик тәрбия бирүдә үтемле чарага әверелә. 1991 елдан басма яңадан «Сөембикә» исеме белән чыга.
Журнал милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү юлында игелекле эшләр башкара. Аның сәхифәләрендә җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләре чагылыш таба, хәзерге дөньяда хатын-кызның роле ачыла, татар милләте, аның тарихи үткәне һәм бүгенгесе турында мәгълүмати язмалар басыла.
Чара барышында журнал редакциясе хезмәткәрләре басманың рубрикалары һәм аның бүгенге яшәеше турында тәфсилләп сөйләделәр, күпсанлы сорауларга җавап бирделәр.
Вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре журналның бай тарихын яктыртып, кунакларны укучыларның яраткан басмасы турында китапханә фондлары материалларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштырдылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте