Бүген Казанда «РИТЭК» ААҖ һәм Татарстандагы «Лукойл» хәйрия фондының IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды.
Белгәнегезчә, конкурста Татарстан Республикасының дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмалары, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша.
Конкурс 4 номинациядә уза: «Экология», «Туган як», «Мәдәният һәм спорт», «Шәфкатьлелек». Быел конкурс комиссиясенә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 600 проект тәкъдим ителгән иде. Шуларның 140ы диярлек җиңүче дип танылды.
Тәбрикләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Лукойл» нефть компаниясе Президенты Вахит Галиәкбәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ОАО «Лукойл» ААҖ һәм «Ритек» ААҖ Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Вахит Галиәкбәров «Туган як» номинациясендә абсолют җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте