Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда Татарстан Республикасы камера хорының «Югары сәнгатьнең югары чагылышы»концерты булачак

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә 18 сәгать 30 минутта  Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда  Татарстан Республикасы камера хоры концерты булачак. Анда тамашачы хозурына профессиональ  хор сәнгатенең төрле чагылышлары, шигъриять һәм рәсем сәнгате үрнәкләре  тәкъдим ителәчәк.

Бу – Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры белән «Эрмитаж» үзәгенең уртак проекты. «Картинаны ишетергә һәм музыканы күрергә өйрәнәбез» - концертның гомуми концепциясе шуннан гыйбарәт.

Иеро́ним Босх картиналары Орландо Лассо музыкасы белән бизәлә, «Россия ничек яшәргә тиеш?» дигән мәңгелек тема рус рәссамнары һәм  Сергей Танеев һәм Родион Щедрин әсәрләрендә яңгырый, Пабло Пикассо пацифизмы Карл Дженкинсның «Месса мира» The Armed Man (Кораллы кеше) әсәрендә чагылыш таба, Джузеппе Вердиның  «Травиата» операсыннан хор күренешләре  опера классикасы шедеврларыннан ләззәтләнү мөмкинлеге бирә.  

Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге концертка чакырабыз. Аккредитация 15 ноябрьгә 17 сәгатькә кадәр уздырыла. Заявкалар  rulada6@gmail.com  адресына яисә 292-17-13 телефонын буенча  кабул ителә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International