15 ноябрьдә 18 сәгатьтә Хәзерге заман сәнгате галереясендә Михаил Пивоваров һәм Ольга Сушкованың «Артык җентекләү» дигән күргәзмәсе ачыла.
Ике рәссам – Ольга Сушкова һәм Михаил Пивоваров. Ике төрле караш – ир-ат һәм хатын-кыз карашы. Ир-ат үз эшенең контекстын билгели. Ә хатын-кыз аны үзенчә, ничектер көтелмәгәнчә хәл итә. Күргәзмәдә әлеге ике рәссамның бер үк вакытта охшаш та кебек тоелган, әмма игътибар белән караганда, бер-берсеннән бик нык аерылучы картиналары куелган.
22 картинадан тыш, видеоинсталяция дә күрсәтеләчәк.
236-69-31
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте