Карл Маркс урамының 17нче йортына Казан губернасы гербы урнаштырылды. Архитектор-реставраторлар гербның эскизын архивтагы сызымнар буенча эшләделәр. Әлеге Адмирал конторасы бинасы 2012 елда дәүләти-шәхси партнерлык проекты кысаларында ASG компанияләре төркеменә тапшырылган иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте