«Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашаларына билетлар сатылып бетте

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә «Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашаларына билетлар сатыла башлаган иде. Шул ук көнне кич белән кассада билетлар сатылып та бетте.  Билет чираты урамга кадәр сузылган иде. Тамашачылар үтенече буенча театр администрациясе өстәмә кичке тамашалар турындагы мәсьәләне тикшерәчәк.  

Кассада әлегә татар телендәге тамашаларга билетлар бар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International