Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2025 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреатлары игълан ителде. Туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты кысаларында тантаналы чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узды.
2025 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен түбәндәгеләргә бирелде:
составына Кашаев Айрат Рөстәм улы, Полубенцев Александр Михайлович, Гайфуллин Илнур Юрик улы кергән авторлар коллективына – «Иакинф» балетын сәхнәгә куйган өчен;
Гыйләҗев Мансур Аяз улына – «Словарь любви» («Мәхәббәт сүзлеге») пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һәм башка пьесалар) өчен;
Шәрипов Рәнифкә – «Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен;
Якупов Рифхәт Госман улына – Татарстан Республикасында фотография сәнгатен үстерүе, татар халкының мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертүе һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.