2025 елда Татарстан Республикасында татар мәгърифәтчесенең, тел эшлеклесенең, язучының, тарихчының, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгы киң билгеләп үтелә.
ТР Мәдәният министрлыгы иң яхшы эскиз проектына Каюм Насыйри бюстының иң яхшы эскиз проектына ачык конкурс игълан итә.
Иҗади конкурста катнашуга Россия Федерациясе гражданнары булган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче профессиональ эшләүче скульпторлар чакырыла.
Конкурсны оештыручы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Бюст урнаштыру урыны итеп Казанның күп фатирлы 7 нче йорты янәшәсендәге территорияне Каюм Насыйри урамы башында сайладылар.
Авторлардан комплекслы якын килү таләп ителә. Әйтик, бюст проектын эшләүдән тыш, якындагы территорияне төзекләндерү буенча идеяләрне тәкъдим итәргә кирәк.
Катнашуга заявкалар кабул ителә
Катнашуга гаризалар 2025 елның 20 маена кадәр кабул ителә.
Конкурс Нигезләмәсе белән танышырга һәм заявканы сылтама буенча бирергә мөмкин.