Бүген «Әкият» курчак театрының татар труппасы II Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашу өчен Бакуга китте. Ул 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Артистлар 14 ноябрьдә Габдулла Тукай әсәре буенча куелган (сәхнәләштерүче – Гәрәй Рәхим) «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәкләр. Аны сәхнәгә ТР һәм РФ Атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган. Рәссамы – Александр Губский; композиторы – Луиза Батыр-Болгари; пластика – Гүзәл Маннапова; аранжировка ясаучы – Рөстәм Нәбиев.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте