Татарстанлы фото остасы Театр фотографиясе буенча халыкара конкурста өченче урын алды

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

6 ноябрьдә  Харьков өлкәсе мәдәният һәм сәнгать үзәгенең (Украина) «Мистецтво Слобожанщини» галереясендә «5 дивар» халыкара театр фотографиясе конкурсының иң яхшы эшләре куелган экспозиция ачылды.  

Рәмис Нәҗмиевның Стәрлетамак дәүләт башкорт театрының  «Москва-Васютки» спектакленә (Флорид Бүләков пьесасы) фотографиясе әлеге конкурста өченче урынны алды. Спектакльнең  режиссеры - Азат Җиһаншин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International