Казанда яңача «Өч мушкетер» фильмы премьерасы узды

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

8 ноябрьдә Киномакс-Club бинасында режиссер Сергей Жигуновның «Өч  мушкетер» фильмы премьерасы булды. Аны тамашачыларга талантлы яшь актер Ринал Мөхәммәтов тәкъдим итте.

Матбугат конференциясендә Ринал “мәңгелек” сораулар белән килгән студентларга үз җавапларын, киңәшләрен бирде, карашларын, фикерләрен җиткерде.   Яшь актерны биредә көтелмәгәнрәк бер күңелле вакыйга да көтеп торган икән: театр училищесындагы укытучысы Рөстәм Фәтхуллин аны уңышы белән  бик җылы тәбрикләде.

Премьера алдыннан «Өч мушкетер» фильмыннан һәркемгә таныш музыка яңгырады, кичәне алып баручы «мушкетер» кунакларны шпагалар белән сугышып көч сынашырга, мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашырга чакырды.

Премьерадан тамашачылар көр күңел белән елмаеп таралыштылар.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International