Татар телендә иң яхшы кыска метражлы фильм сценариена конкурс игълан ителде

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы һәм  «Яңа гасыр» ТРК» тарафыннан татар телендә иң яхшы кыска метражлы фильм сценариена конкурс игълан ителде.

 Конкурста катнашырга теләүчеләрдән заявкалар һәм материаллар 30 ноябрьгә кадәр film@tatmedia.com электрон адресына яисә 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 адресы буенча 6 катта урнашкан «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының  ММЧ бүлегендә кабул ителә.

Әлеге конкурс авторларда татар халкының рухи һәм әхлакый традицияләрен чагылдыручы татар телендәге телевизион фильмнар иҗат итүгә кызыксыну уяту өчен уздырыла.

Конкурсның нигезләмәсе һәм заявка үрнәге tatmedia.tatarstan.ru адресында «Конкурслар» бүлегендә бирелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International