«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Владимир Селезневның (Екатеринбург) «Ел проекты» номинациясендә В.Кандинский–2013 бүләгенә тәкъдим ителгән «Метрополис» күргәзмә- инсталляциясе ачыла. 18 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмә ачылыр алдыннан рәссам белән очрашу узачак.
Инсталляция – көнкүреш калдык-постыкларыннан төзелгән композиция – сәнгатьнең үзенчәлекле алымы. Гадәти ут яктысында ул сәнгатьчә оештырылган чүп-чар өеме генә. Ә караңгыда фосфорлы состав белән капланган өлешләренең махсус яктылык көлтәсендә балкуы инсталляцияне тамашачыга төнге утлар яктырткан могҗизалы шәһәр итеп күрсәтә.
«Метрополис» атамасы Фриц Лангның 1927 елда төшерелгән атаклы фильмы исеме белән бәйле. Анда шәһәр җәмәгатьчелегенең иҗтимагый катламнарга бүленүе, бер калада яшәгән кешеләрнең – «тормыш хуҗалары»ның һәм аларга хезмәт күрсәтүче «коллар»ның бер кайчан да кисешмәячәк яшәү-көнкүреш даирәсе сурәтләнә.
Әлеге сәнгать әсәрендә теләсә кайсы мегополисның «авыртан төше» – экология темасы да өлешчә яктыртыла.
Күргәзмә 13 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Хөрмәтле журналистлар! Матбугат вәкилләрен күргәзмә белән таныштыру 14 сәгать 30 минутта башлана.
Мәгълүмат өчен: 567-80-34, +79172633410
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте