14 ноябрьдә 16 сәгатьтә Лилия Газизованың Татарстан Республикасы Милли музее карамагындагы Әдәби салонында XVI Көзге шигърият балы узачак.
Быелгы Көзге балда Алексей Остудин, Борис Вайнер, Наилә Ахунова, Елена Бурундуковская, Ольга Левадная, Алёна Кәримова, Наилә Ишмөхәммәтова, Рөстәм Сабиров, Михаил Тузов, Рамил Сарчин, Вадим Гершанов, Нури Бурнаш, Динә Садыйкова һәм башкалар чыгыш ясый. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары Александр Агеев һәм Ольга Кузьмичёв-Дробышевская романслар башкара.
Мәгълүмат өчен: 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте