Казанга Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна Романова рәсми визит белән килде

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Россиягә  визиты кысаларында Татарстанга килгән  Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна министрлык җитәкчелеге белән очрашты. Әңгәмә барышында мәртәбәле кунак Казан һәм Свияжск белән танышудан алган тәэсораты белән уртаклашты. Ул Россиядә барган һәрбер үзгәреш, яңалык аны битараф калдырмавы турында сөйләде. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ирада Хафизҗан кызы Мария Владимировнага Татарстанга илтифаты өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә аның республикада кадерле кунак булачагын әйтте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International