Театр коллективларының «Идел-йорт» XIII төбәкара фестивале дәвам итә

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

Казанда Театр коллективларының «Идел-йорт» XIII төбәкара фестивале дәвам итә.

11 ноябрьдә фестиваль кысаларында Г.Камал исемендәге театр бинасында Арча халык театры Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтте (режиссеры Рафис Сәлахетдинов).

Театр һәм халык иҗаты бәйрәме фойеда ук башланды – тамашачыларны монда Арча районы гармунчылары һәм  фольклор коллективлары каршылады. Болар барысы да кичәгә тантаналы күтәренке рух өстәде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International